А’ЗМЫ-КҮПМЕ рәв. 1) Бераз, беркадәр, аз гына булса да, зур булмаган күләмдә. Мәйпәрвәз байлыкның да читен генә булса да күреп калган, азмы-күпме, рәхәт тормышны да татыган. Ә.Еники. Аның [Җәмилнең] әнисе үги, келәтләрендә азмы-күпме он запасы бар, алар ара-тирә ипи салалар ---. М.Мәһдиев. Ул, улыннан килгән азмы-күпме акча белән, авылда шактый авыр гомер кичерә. Ә.Фәйзи

2) Билгеле бер дәрәҗәдә, өлешчә. Аның белән азмы-күпме килешергә дә мөмкин. Ш.Камал. «Инкыйраз» авторының эшчәнлеге белән азмы-күпме таныш булган һәр кешегә бу төр гаепләүләрнең чынбарлыкка туры килмәвен аңлау һич кыенлык тудырмый. Х.Миңнегулов. Әгәр дөнья халкыбыз турында азмы-күпме хәбәрдар икән, безне күбрәк Җәлил (Муса Җәлил) буенча беләләр. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә