АЗМАН II и. 1. 1) биол. Ике төрле хайван кушылудан барлыкка килгән токымсыз хайван, гибрид (мәс., ат белән ишәк, бүре белән эт кушылудан) 2) күч. сөйл. Азгын, бозык кеше. Әби сүзе... Җилдән туган, азман калдыгы, диде. С.Сабиров 2. с. мәгъ. Катнаш нәселдән туган; токымсыз. Азман мал. Азман ат |