А’З-МАЗ рәв. 1) Азлап кына, бик аз, бераз. Гәрчә анда тумасам да, Мин бераз торган идем. Җирне аз-маз тырмалап, Чәчкән идем, урган идем. Г.Тукай. Узган-барганда һаман миңа төшеп, аз-маз булса да --- биреп китәләр. Г.Камал. Ничек болай бик ансат сөйли бу чибәр егет? Аз-маз булса да белепме әллә?.. Г.Бәширов

2) Билгеле бер дәрәҗәдә, өлешчә, беркадәр. Колын үсеп, җиңел-җилпе ат эшенә ярый башлагач та, Ишмай аның әнкәсен, аз-маз симертеп, сугымлыкка сатты. Ш.Камал. Ул авылда үзенең булачак диплом эшен аз-маз караштыргаларга гына исәпләгән. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә