АЗЛАП рәв. 1) Аз-аз гына итеп, бүлеп-бүлеп, аз өлешләр белән. Калай кружкага азлап кына салып, бүтәннәргә дә бирдек. А.Таһиров
2) Акрынлап, вакытлар үтү белән. Шигырьләрем азлап кына булса да языла, җыела торды, басыла барды. Р.Ягъфәров