А’ЗИМУТ и. ингл.<гар. 1) астр. Меридиан яссылыгы белән берәр планета аша үтә торган вертикаль яссылыклар арасындагы почмак 2) хәрби Бирелгән юнәлеш белән төньякка таба булган юнәлеш арасындагы почмак. Азимутны компаска карап билгеләү 3) Җир өсте яссылыгы буенча карта һәм компас ярдәмендә билгеләнгән хәрәкәт юнәлеше. Укучы А пунктыннан Б пунктына 360° азимут буенча 100 м юл узган 4) күч. Иҗтимагый хәрәкәттә аерым бер тенденция, үсеш юнәлеше. М.Худяков, Л.Гумилёв кебек берничә намуслы тарихчы гына дәүләт машинасының гомуми юнәлешен, азимутын үзгәртә алмадылар. Т.Галиуллин |