АЗИАТ и. рус 1. Азиядә яшәүче халык яки аның бер вәкиле; азияле. Рина, астыртын гына күз салгалап, ят егеттә теге гайрәтле Атилланың – Көнбатыш Аурупага килеп җиткән азиат каганның яугирлек чалымнарын ачарга тырышты. Т.Әйди 2. кимс. Кыргый, культурасыз кеше. Фрау Берна, өйдәшлеккә ниндидер бер азиатны кертермен, дип һич уйламаган иде. Т.Әйди |