АЗДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. азу 2) Начар, бозык юлга кертү, юлдан яздыру. – Булатны аздырыр, аңа кияүгә чыгар, дип коты очадыр, – ди. Г.Ибраһимов. Хатын-кызлар, гомумән, Мәдинәне яратмыйлар: «Шадра шайтан, ирдәүкә, кыланчык, ир-ат күңелен аздырып кайнаша ---», – дип, аның гайбәтен сата иделәр. Ш.Камал. Андый-мондый җирләргә йөртергә, күңелен иләсләндерергә, аздырырга кара. М.Фәйзи. Әнә шул нәгъләт, шул каһәр суккан карчык аздырган. Г.Камал 3) Тәрбиясезлеккә, тәртипсезлеккә юл кую. Һәм адәмнәргә таратырбыз аны, аздырырбыз, туздырырбыз дөньяны. Ш.Бабич. Аздырырга Тәңредән рөхсәт тә бар: Кем, туганнар, мондый зур форсат та бар? Ш.Бабич 4) Күңелен җилкетү, җилкендерү, иләсләндерү. Минем күңелем ник аздырдың, Ихлас берлән сөймәгәч? Г.Тукай. Читкә җибәреп, аның күңелен аздырмакчы булгансыз. М.Фәйзи 5) Организмга авыру йоктыручы бактерияләр кертеп, авыруны, җәрәхәтне көчәйтү 6) Иркәләп бозу. [Баланы] Үзегез безгә каршы котыртып торгач ятсыныр шул. Мин ишеттем инде: аны сез аздырасыз. Ф.Яруллин Аздыра бару Көннән-көн азгынлыгын арттыру. Иркәләп, әнисе кызын аздыра бара Аздыра башлау Аздырырга керешү. Кызларны аздыра башлагач, куып җибәрделәр. Җыелыш җыеп кудылар. Т.Миннуллин. Иремне читтә генә аздыруыгыз җитмәгән икән, тагы монда, өйгә килеп тә аздыра башладыгызмыни инде? Г.Камал Аздыра бирү Аздыруын дәвам итү Аздыра төшү Тагын да аздыру Аздырып бетерү Барысын да яки бөтенләй аздыру. Теге сугыш чукмары Публий гына сезне аздырып бетерде. Рим аллалары да түзмәде аңа, әнә дөмектергәннәр үзен. Р.Сәгъди Аздырып җибәрү Азарга этәргеч бирү, кинәт аздыру. Болай кадерләп, аздырып җибәрмәгез тагын. Мин бит андыйга күнекмәгән... Г.Бәширов. Рас операция икенче авыруны кузгатып, аздырып җибәргәч, нигә аны эшләгәннәр? Х.Камалов Аздырып йөрү 1) Төрле урыннарда, төрле кешеләрне аздыру. Шул аздырып йөри бөтен авыл малаен. И.Гази 2) Әле, хәзерге вакытта аздыру. Менә нәрсә, энекәш... Син күңелеңне аздырып йөрмә. Т.Миннуллин Аздырып ташлау Кинәт аздыру. Шәфкатьбикә әби, Коръән укы, сабак укы, ди, пәри кызлары ияләшмәсен, алар синең ише ялгыз ирне чамалап кына йөриләр, аздырып ташлаулары бар, дип көлдерә. С.Поварисов Аздырып тору 1) Бертуктаусыз, гел, һәрвакыт аздыру 2) Әле, хәзер аздыру. --- ярым ачык күкрәкләрен күрсәтеп – күзне котыртып, җанны аздырып тора, җитмәсә, ерык итәк чабуын гелән юри ачып җибәрә. М.Хәбибуллин Аздырып яту Озак вакытлар дәвамында аздыру. «Астыртын дин дошманы булып, җырлары белән яшьләрне аздырып яткан» дип коткы таратты. Г.Бәширов |