АЗГЫНЛЫК и. 1) Әхлакый бозыклык, күңел бозыклыгы, мораль тотнаксызлык. Аллаһы Тәгалә кешене бу дөньяның падишаһы итеп яраткан булган. Кеше, үз теләге белән, күктән чүпкә төшкән, алтын таҗын аракыга, азгынлыкка алыштырган икән. Ф.Бәйрәмова. Икенчедән, иске авыл тормышыбызда байгураларның, хәлле муллаларның ике-өч хатын асраулары тик җенси азгынлык нәтиҗәсе генә түгел, бәлки күп очракта хуҗалык интересыннан чыгып эшләгәнлекләре ап-ачык күренеп тора. М.Госманов

2) Тәрбиясезлек, тәртипсезлек. Шулай да, бу малайларның азгынлыгы берничә тапкыр кабатлангач, түзмәде, кыска кулларын еш-еш селтәп, туп-туры атлап, председательнең үзенә үк китте. Н.Измайлова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә