АЗГЫН I с. 1. 1) Әхлаксыз, мораль тотнаксыз, тәүфыйксыз. Ләкин мәдрәсә ябылмый калса, бу азгын, бозык унике шәкертне куарга кирәк. Г.Ибраһимов. Үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, халык исеменә кара тамга төшерүче мескен, азгын, сатлык бәндәләр һәр кавемдә бар. Т.Галиуллин 2) Кабул ителгән кагыйдәләрне бозучы, тәртипсез, тәрбиясез. Азгын малайлар, сез нигә кызлар янына килдегез, ә? М.Фәйзи. Хәзер бит Зыя – азгын шәкерт, юләр малай түгел. Г.Ибраһимов 3) Җиңел табигатьле, җилбәзәк; җилкенчәк. Инде тәүбә иттем бу эшләрдән, Азгын күңел күпкә басылды. Һ.Такташ. – Болай киенү хатын-кызны чит ирләрнең азгын карашларыннан да саклый бит, Тимербулат, – диде ул, соңгы саламга ябышкандай. Ф.Бәйрәмова 4) Хуҗасын тыңламый торган, читтә йөрергә әвәс; йөремчәк. Сезнең азгын сыерларыгызны мин нишләтим аны? М.Фәйзи. Әмма азгын хайван, көтүдән качып, иркенләп, басуда сыйланырга гадәтләнде. Н.Гыйматдинова 5) сөйл. Кайбер тире авыруларына тиз бирешүчән, каршы торырга сәләтсез (тән турында) 6) диал. Талымсыз, ашау-эчүдә әрсез. Ашауга азгын кеше ул. Азгын тамак 2. и. мәгъ. Әхлаксыз, мораль яктан тотнаксыз кеше. Ул азгыннарга нинди җәза бирик? М.Җәлил. Йомарлана куллар, кысыла тешләр, Юк! Котылмас фашист азгыны. Ш.Маннур. Уйламаганда-көтмәгәндә генә мастерның шундый буйсындыру көче күрсәтүе, теге азгыннарны гына түгел, бөтен группаны таңга калдырды. З.Фәйзуллин // Җенси яктан тотнаксыз кеше. [Дуңгыз] Начтә – азгын ул, апай. Урмандагы кабан дуңгызлары белән гүләй-мүләй итә дә бәби таба унарны. Н.Гыйматдинова ◊ Азгын тамак Төрле тәм-том, ачы-төчегә туймас, гел ни дә булса кабарга эзләнеп торган ашамсак кеше. Азгын тән Туктаусыз бозылып, кабырчыклар чыгып торган тән тиресе, аллергияле тән |