АЗАЮ ф. 1) Күләм, зурлык, сан ягыннан кимү, кечерәю, аз калу. [Шәйхезаман:] Мин бүген мәчет астына төшкән идем, ни өчендер, утын азайган. Т.Гыйззәт. Күңелем, һәр нәрсәдән элек, хәзерге тормыштагы ямь вә матурлык азаюына кайгыра. Г.Ибраһимов. Тракторлар сабан сөрә, эш азайды атларга. М.Җәлил. Тик атлар шактый азайган иде инде. Менә шул елларда күп кенә колхозларда үгез җигүгә күчтеләр. Казан утлары

2) Киеренкелек кимү, эшнең иң кызу вакыты үтү, җиңеләю. Чәчү эше бераз азайгач, шәһәргә барып кайтырга уйлады

3) Ярлылану, кимүгә, бетүгә бару. Елгаларда балык азайды дип, экологлар чаң суга. Мәдәни җомга. Җир шарында казылма байлыклар азаю

4) Сирәгәю, булуы кимү. Соңгы вакытларда --- кинәт куркып, сискәнеп китүләре азайган кебек булса да, хәзер даими рәвештә килделе-киттеле бер кеше булып әйләнде. М.Гафури. Шулай сүзләр азаеп, Марат китәргә урыныннан кузгалгач, Тәнзилә дә торып басты. З.Фәйзуллин. Туксаннар тирәсенә җиткәч, моңарчы гәпләшергә яраткан әбекәйнең сүзе азайды. Сөембикә

5) Кибү, саегу; тиешле юешлеге, дымлылыгы бетү, парга әйләнү. Агыйдел, сулга борылып китеп, бездән шактый еракта, куркыныч яр булып күтәрелгән, --- бу җирдә сөзәкләнеп азайган иде инде. М.Әмир

Азаеп бару Торган саен азаю, саны көннән-көн кимү. Без бит болай да азаеп барабыз. Катнаш гаиләләр һаман арта, ә аларның берсендә дә балалар татар телен өйрәнеп үсмиләр... Д.Нигъмәтҗанова. Безне Габдрахман абыең Таһиров дәшә. Сине күрәсе килә. Татарстанда сезнең кебек шәрә батырлар азаеп бара, юк хәлендә дияргә була. Казан утлары

Азаеп бетү Тәмам азга калу

Азаеп калу Аз хәлгә килү; бөтенләй азаю. [Фазыйлга] Быел кыш Казанда имтиханнар алдыннан бик каты укырга туры килде, ахрысы, шуннандыр, кан азаеп калган, ди. Г.Ибраһимов

Азаеп китү Көтмәгәндә, кинәт азаю; бераз азаю. Степановның башы авыртуы азаеп китте, ә Якубовка азрак гайрәт кереп киткән кебек булды. Рәмзи Вәлиев

Азая бару Торган саен азга калу, кимү. --- теге зур күлнең суы һаман кибә, азая барып, берәр дистә әрсез вә җәнҗаллы бакаларга шаулашып, кычкырышып торырлык кечкенә бер сазлык булып калган иде. Ш.Камал. Авылда салам түбәле өйләр азая бара. М.Гали

Азая башлау Азрак булуы күренү. Инде урамда кеше дә азая башлаган иде бугай. М.Вәли-Барҗылы

Азая төшү Бераз, өлешчә азаю, тагын да кимү. Председательләр үзара җыелып шешәләр бушатканда зарланышканнарын райкомга әләкләшүчеләр азая төште. Т.Миңнуллин. Өйдә эшләр азая төшкәч, Илдар буш вакытларын урамда үзе кебек малай-шалай белән уздыра башлый. Р.Могыйнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә