АЗА’У ТЕШЛӘР и. 1) Аслы-өсле урнашкан, яссы өслекле арттагы тешләр; урт тешләр. Почмактагы сандык өстендә аклы-каралы мәче ята: вакыт-вакыт, киерелеп, авызын ачып иснәгәндә, саргылт азау тешләре күренеп кала. А.Хәсәнов. Хәлимнең йөзе ачудан күгәрде. Аның азау тешләрен кысканлыгы чандыр иякләрендә ачык булып күренделәр. К.Тинчурин. Нотыкчы, бер бал кашыгы абхаз аджикасын капкан кешедәй, чыраен бозды, азау тешен суырып алды. Казан утлары

Азау (теше) ярган 1) Акыл теше чыккан яшьтән узган, балигъ булган; 2) Берәр төрле эштә зур тәҗрибә туплаган, булдыклы; дөнья күргән, акылга утырган. – Дустың Буранбай нигә өйрәтми? – Әйе, ул белә, ул бөркетче булып азау ярган. Г.Якупова; 3) Яше җитеп узган, сазаган (кыз турында). Инде аларның Гөлҗамалларының азау теше ярганына да ун еллап бардыр. Г.Камал; 4) Усал, гайрәтле, баш бирми торган. Шундый халык авылда биш-алтыга җыелды, иң азау теше ярган икесен утырттылар. Г.Ахунов. Азау тешен ашаган Күп яшәгән, азау тешләре ашалып беткән. Азау тешен күрсәтү Усаллыгын белдерү, ризасызлыгын сиздерү. Әмма Сибгатуллин аларга уңга да, сулга да берни әйтмәде, ә икенче катта тагын шулай үстереп тапшыргач, рәхмәтләр әйтеп, кул кысасы урында, азау тешен күрсәтте. Мирас. Азау тешләрен җимерү Бик нык кыйнау; усаллык, комсызлыкларына чик кую



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә