АЗАТЛЫК и. Ирек, хөрлек, бәйсезлек. Бу каһарманнарның олуг хезмәтләре безнең милли азатлыгыбыз тарихында алтын хәрефләр белән язылачак. Г.Ибраһимов. Авторның симпатиясе, әлбәттә, зинданда биш-алты ел яткан һәм, ни бәрабәренә булса да, азатлык яуларга алынган тоткын Батырша ягында. К.Нәфыйков. Аларның [латышларның] инде азатлык өчен үз туфракларында каннары да коелды. Ә.Еники. Милли азатлык өчен көрәшкә бөтен гомерен биргән бу атаклы шәхеснең мирасы үткәнне танып белү һәм бүгенгене аңлау өчен дә кыйммәтле. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә