АЗА’Т ИТҮ ф. 1) Тоткынлыктан иреккә чыгару, җибәрү. [Милиционер] Паспортны ачкач, андагы фото белән минем битне кат-кат озак өйрәнде, шулай да бик шикләнеп, азат итте. М.Мәһдиев

2) Басып алынган җирдән дошманны куып чыгару. Рим папасы Урбан II, Гайсә пәйгамбәр табутын һәм Иерусалим шәһәрен дини дошманнардан – мөселманнардан азат итү өчен, Якын Көнчыгышка яу чабарга чакыра. М.Гайнетдинов

3) Эшеннән чыгару, урыныннан алу, эштән бушату. Шул елны Разилне эшеннән азат итү (күпме тикшерү-казынулардан соң, ниһаять) идарә утырышында каралды. М.Галиев

4) Нинди дә булса эшкә мәҗбүр итмәү. --- 3 елга салым түләүдән, рекрутлыктан, җинаять кылганнарны – җаваплылыктан, бурычлыларны әҗәттән азат итү турында махсус указлар чыгарыла. Ф.Ислаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә