АЗА’Т БУЛУ ф. 1) Тоткынлыктан яки коллыктан котылып, иреккә чыгу. --- халык авыз иҗаты әсәрләре – барысы да болгар-татар халкының монгол-татар коллыгыннан азат булу өчен көрәш сюжетында төзелгәннәр. С.Алишев

2) Нәрсәдәндер котылу, арыну. Зур язучы әсәрләренең йогынтысын тоя башлый икән, ул бөтен көчен аңа ошамаска тырышуга бирә, аның йогынтысыннан азат булу турында уйлый башлый... К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә