АЗАТ с. фар. 1. 1) Ирекле, беркемгә дә буйсынмаган, хөр. Бу азат, бәхетле тормышны, кан биреп, сугышып алдык без. Ә.Исхак. Теләгән тартып алырга Ул каләмемне минем, Ишетмәсен, дип, азат җыр Сөекле туган илем. Ә.Исхак. Латышлар, фетнә бетү белән үк, бөтенесеннән бәйсез, мөстәкыйль дәүләт булып, үзләре теләгәнчә яши башлыйлар. Читендер … әмма инде алар – азат халык, азат ил. Ә.Еники 2) Үз ихтыярлы, мөстәкыйль, бәйсез. Яңгырасын мәңге яшьлек җыры, күкрәп торсын азат, шат хезмәт. Ш.Маннур. Күргәнем бар читлектәге кошның Омтылуын чыгып очарга. Күргәнем бар аның котылуын, Кушылуын азат кошларга. З.Мәҗитов 2. рәв. мәгъ. Бәйсез, мөстәкыйль, ирекле рәвештә; буйсынмыйча. Барлык халыкларның ирекле һәм азат яшәргә, үзләренә тормыш үрнәге һәм җәмгыять строе сайлап алырга мөмкинлеге булырга тиеш. Татарстан яшьләре 3. хәб. функ. Нинди дә булса сыйфатка, йогынтыга, эшкә бәйле булмавын белдерә. Күңеле саф, мәкерләрдән азат |