АЗАРТ и. фр. 1) Нәрсә белән булса да мавыгучанлык, һәвәслек; комар. Тормыш – кәртле уен. Кирәк ничек гомер итмәк?Азартка кереп, еш кына, Кителә талашып. Кеше икәнне онытып, Якадан алышып. И.Әширов 2) Мавыгып, һәвәсләнеп, дәртләнеп китүчәнлек, үзен-үзе оныту. Алда булачак азартны тоюдан агентның яшькелт тиресе дулкынланып алды. А.Гыймадиев. Спорт ярышларында була торган азарт биләп алды егетне. Р.Кәрами |