АЗА’П ЧИГҮ ф. 1) Рухи җәфалану, авыр кичерешләргә дучар булу (мәс., юлда, тормышта). Хәерниса карчык, бәетләр, әкиятләр, такмаклар белүе белән тирә-як авылларда дан алган булса да, бу чакыруны тиз генә төшенә алмыйча, байтак азап чикте. Ф.Хөсни

2) Кыенлыклар кичерү; михнәт күрү. Гүя Мәрьям үзе аңа: «Азап чикмә, дустым, тап үзеңә яхшы бер хатын», – дип әйтеп тора иде. Ә.Еники. Фәйзулла Сембер циркында нәкъ өч ел эшләде, дөресрәге, нәкъ өч ел азап чикте. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә