АЗАПЛА’У ф. 1) Интектерү, тинтерәтү, аптырату, җәфалау. Зифаны шулай азаплаганда, берсе идәнгә яткан җиреннән кычкырып җибәрде. Г.Ибраһимов 2) Җәзалау, физик газаплау. Анда безнең шәһәрләребезне, авылларыбызны җимертәләр, кешеләрне асалар, кыралар, азаплыйлар. Г.Ибраһимов 3) Тынычсызлау, тынычлыгын бозу, тынгы бирмәү, борчу. Күрмәс идем, ул чүмәләләр кыш буе минем йөрәгемне талап чыктылар, күз алдымнан китмәделәр, төшемә кереп азапладылар. Г.Бәширов Азаплап алу Кыска вакыт дәвамында азаплау. Песиләрне азаплап алырга да күп сорамый Азаплап бетерү Тәмам, бөтенесен азаплау. Сабира да мине тәмам азаплап бетерде. Ә.Еники. Шәфигулла агай көне буе демонстрантларга ияреп йөри, балаларын да азаплап бетерә, кече улына салкын тиюгә һәм аның үлеменә төп сәбәпче була. А.Әхмәдуллин Азаплап йөрү Әле, хәзерге вакытта азаплау. – Пычагыма кирәкмени буранда халык изалап, ат азаплап йөрергә! – дип кычкырды. А.Расих. Моңарчы эндәшми торган, ак челтәр күлмәк кигән ир кулын селтәп куйды: – Хайван азаплап йөрисе юк иде инде. Ятсын иде абзарында колынын имезеп! К.Тимбикова Азаплап калу Азапларга өлгерү Азаплап килү Электән, күптәннән, бертуктаусыз азаплау Азаплап тору Даими рәвештә, гел азаплау Азаплап чыгу Билгеле бер вакыт дәвамында, шул вакытның башыннан ахырына кадәр азаплау Азаплап яту Һәрвакыт, гел азаплау. Юк-барга ышанып, үзеңне-үзең азаплап ятасың икән, яныңа да килеп карамыйм! Г.Бәширов Азаплый башлау Азапларга керешү. Ислах азаплый башлаганчы, чыгып качтым. М.Хуҗин Азаплый бирү Азаплавын дәвам итү Азаплый төшү Бераз азаплау |