АЗАПЛАНУ ф. 1) Берәр эш башкарганда кыенлыклар, мәшәкатьләр кичерү, интегү. Эш чиксез авыр, унике сәгать буена җир астында тиргә батып, эштән чыгып азапланасың, ә тамак туярлык акча бирмиләр. Ш.Камал. Кызганыч, гарәпчәне генә өйрәнә алмый азаплана әлегә. Үч иткәндәй, өйдәге китапларның яртысы диярлек – гарәп телендә. Р.Мөхәммәдиев. Әтинең шушы сүзе җитә калды. Җәй буе, әтидән качып, турникта азапландым. Ф.Яруллин 2) Рухи яки физик газап кичерү, газаплану. Аның бер аягында сөяк туберкулёзы иде, шуның белән ул берничә ел азапланды. Ә.Еники 3) Үзеннән алда килгән фигыль белән белдерелгән максатка, теләккә ирешү өчен көч кую, тырышу; маташу. Уенга борырга азапланма, Гаяз, син аларны чынлап әйттең һәм дөрес әйттең, дөрес характеристика бирдең син миңа. М.Әмир. Ә кеше торырга азаплана, тырмаша, юл эзли. А.Шамов. Ул үзе, исерек булуын сиздерүдән һаман әле куркып, сорашырга яки ни дә булса әйтергә кыймыйча азаплана иде. Ә.Еники. Шуннан бер инструктор хатын микрофон аша безгә белдерү ясады. Татарча сөйләмәкче, әмма булдыра алмый азаплана. М.Мәһдиев 4) Кемдер яки ниндидер булып күренергә тырышу, кылану. Әллә, кулларына эләккән тоткынның психологиясен җимерү өчен, тыштан гына шулай бәйрәм шатлыгы чыгарып азапланалармы? Г.Ибраһимов. [Әнвәр:] Син юкка гына, Гөлсинә, прокурор булып азапланасың. Р.Ишморат Азаплана башлау Азапланырга тотыну. --- пеләш башка ничек бантик куймак кирәк! Ул, ал тасманы аяк астына ташлап, зәңгәре белән азаплана башлады. Ф.Сафин Азаплана бирү Азаплануын дәвам итү Азаплана төшү Бераз азаплану; тагын да азаплану Азапланып алу Бераз, кыска вакыт эчендә азаплану Азапланып бетү Тәмам азаплану. Бер кат җәймә генә ябынып ятсаң да, йоклап китә алмыйча азапланып бетәсең.---. Ә.Еники. Алар операның исемен, эчтәлеген үзгәртә-үзгәртә азапланып беттеләр. У.Альмеев Азапланып йөрү Берәр нәрсә булдыруда күп азаплар кичереп эш йөртү. Шунда миңа бик тә күңелсез булып китте. --- кая барам соң мин?! Нигә азапланып йөрим?! Г.Бәширов. Минем дә, каладан яңа килеп, колхозның чиләнеп беткән төеннәрен, тырнак белән генә түгел, теш белән дә чишә алмыйча азапланып йөргән чагым... Ә.Еники Азапланып карау Нәрсә дә булса эшләргә омтылу. Каушавыннан тотлыга башлаган Ногман үзенең кем булуын аңлатырга азапланып карады. И.Хәйруллин. Шулай фикер йөртеп, ул үз каршында үзен акларга бик күп азапланып карады. М.Әмир Азапланып тору Озак, еш яки хәзерге вакытта азаплану. Мин шулай уйлап, бик нык ачуланып, әмма ачуымны сиздермәскә азапланып торган арада, директор өстәл тартмасыннан бер папка чыгарып, аның эчендәге кәгазьләр арасыннан берсен тартып алды. В.Нуруллин Азапланып чыгу Әйтелгән вакыт аралыгында, шул вакытның башыннан ахырына кадәр азаплану. --- әгәр кичен эштән кайткан вакытта, Зиннәт, болар янына килмичә, бүтәннәр белән кайтса, Нәфисә төне буе азапланып чыга торган булды. Г.Бәширов Азапланып яту Озак вакытлардан бирле азаплану. --- гармунында ниндидер көй чыгарырга азапланып яткан Илгиз уйнавыннан туктады. Н.Фəттах |