АЗАП и. фар. 1) Авырлык, кыенлык, михнәт. Синең кебек җир казып, күрмимен һичбер азап. М.Гали. – Шушы азаплардан бер котылып, өемә исән-сау гына кайтып керсәм, бер ай буе хатыннан мунча яктырып, ләүкәдән төшми чабынып ятар идем, – диде. М.Гали. Күпме азап күрдек шуның өчен, күпме тал чыбыгы ашадык. Һ.Такташ 2) Рухи интегү, авыр эчке кичерешләр |