АЗАНЧЫ и. 1) дини Мәчеттә азан әйтүче дин әһеле; мәзин. Таң атты. Мәчет манараларыннан --- азанчылар азаннарын кычкырдылар. К.Тинчурин
2) күч. Хәбәр китерүче, хәбәр бирүче, яңалык китерүче. Ала карга – азанчы, кара карга – казанчы. Мәкаль