АЗАН и. гар. дини Намазга чакырып, мәчет манарасыннан кычкырып укыла торган дога. Аккүл авылы безне көндезге азан тавышы белән каршы алды. Ф.Бәйрәмова. Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Г.Тукай. Шәһәрдә, авылларда, дөньяга ямь биреп, азан авазлары яңгырый, мәчет манараларында айлар калка. Шәһри Казан

Азан әйтми, камәт төшермиләр Мәзин азан әйтмичә, алдан намаз укырга керешмиләр, ягъни һәр эш үз рәте, үз тәртибе белән эшләнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә