АЗАМАТ и. гар. 1. 1) иск. Сугыш була калса, иң беренче чиратта гаскәргә алынасы 20 – 30 яшьләр арасындагы таза ир-егет 2) Батырлыгы, кыюлыгы белән танылган, мөхтәрәм ир-ат. Кешегә шәфкать итеп юл бир, азаматка хөрмәт итеп кул бир. Мәкаль 2. с. мәгъ. Батыр, кыю, курку белмәгән. Азамат ирнең билгесе – аз сөйләр дә күп тыңлар. Мәкаль. Ә бит ул – азамат ир-ат, утызга якынлашып килгәндә, шулай гыйшык диванасына әверелсен инде. М.Хәбибуллин. Гайшәнең сеңлесе исә, зәм-зәм суында коенган фәрештәдәй, азамат ир-атларга тартылды. М.Хәбибуллин |