АЗАККЫ с. 1. Актыккы; ахыргы, соңгы. Күңеленнән ул барлык гаепләүләр белән килеште, тик азаккы нәтиҗәне көтте. Ә.Еники. Азаккы пароходлар тәртипсез йөргәнлектән, кайберләре Шиловка пристанена туктамыйча ук үтеп киттеләр. К.Тинчурин. Завхоз азаккы капчыкны күтәреп алып чыга. А.Алиш 2. азаккысы и. мәгъ. Калганы, соңы. Азаккысын тартып алу ◊ Азаккысы булсын. Бүтән кабатланмасын |