АЗАККА’ЧА рәв. 1) Ахырга кадәр, беткәнче, бетергәнче. Азаккача дәвам иткән тема – Батырҗан белән Гөлйөземнең бер-берсен сөешү темасы. М.Җәлил. Әсхәт Лотфиеч монда да, остаханәдәге кебек, дилбегәне азаккача үз кулында тотарга исәп итә иде бугай. М.Шаhимәрдәнов. Әсәр азаккача шул гаҗәпләндергеч тәэсирчәнлек дулкынына корылган. М.Гайнетдинов

2) Тиешенчә, җиренә җиткереп, тиешле шартына китереп. Азаккача киерелгән җәя

3) Барлык көче белән, иң соңгы хәлгә кадәр. Сабан туенда азаккача көрәшү. Азаккача түземлелек күрсәтү

4) күч. Тулысынча, бөтенләе белән, бар күләмендә. Тик Гөлнара сер капчыгын азаккача чыгарып селкергә ашыкмады. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә