АЗАК I и. 1. 1) Бербөтеннең (предмет яки күренешнең) актыккы өлеше, иң соңгы кисәге, бетеме, ахыры. Кемнәр – яшәү, кемнәр үлем даулый, Хак хөкемен ала азакта. Ә.Баянов. Хикәянең азагына җиткәч, аның күзләренә яшьләр килде. А.Алиш. – Көчеңне, патроннарыңны кызганма, Хафиз абый, яме! – диде Хәлим хатының азагында. Г.Гобәй

2) Нинди дә булса вакыт арасының соңгы моменты, беткән чагы, ахыры. Нигә соң чәчәктәй яшь гомернең Кавышу булмаган азагы? Җыр. Әйтергә кирәк, Закир ишанга лаеклы алмаш буларак, Нәҗип хәзрәт бу шигарьгә (девизга) гомеренең азагына чаклы тугрылык саклый. Р.Әмирхан. Гаҗәеп зур ябалдашлы, колач җитмәслек юан нарат кына, җил-давылларның берсенә дә бирешмичә, горур басып тора, хәер, горурлыгы картларчарак инде, аның да гомер азагы җитә бугай. Казан утлары

3) Нинди дә булса эшнең, күренешнең яки вакыйганың йомгагы, нәтиҗәсе, соңы. «Сак-Сок» әсәре фаҗигале азагы белән куәтле дә, шуның аркасында ул мең елларны узып та искермәгән. Р.Батулла. Эшнең азагы без көткәнчә булып чыкмады, начар тәмамланды

2. рәв. мәгъ. Соңында, ахырда. Әмма ул, азак председатель кисәтүен онытмаса да, алачыкта уйламаганны ычкындырды. Ф.Мансуров. Азак карт түзмәде, күңеле йомшарып, аны [этне] кара-соры сырт буйларын сыйпап иркәләде. Мирас

Азагы хәерле булсын Эшнең яхшы төгәлләнүен теләп әйтелә торган сүз. Азагына чыгу 1) Тәмамлау, төгәлләү; 2) Тикшереп, мәсьәләне хәл итү. Ләкин хәзер тукталып калу мөмкин түгел. Сүзнең азагына чыгасы, кемнең кемлеген тәмам ачыклыйсы бар. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә