АЗАЙТУ ф. Күләм, зурлык, сан ягыннан киметү, кечерәйтү; азга калдыру. Тазарту гаскәрне сан ягыннан азайтса да, дисциплина ныгыды, күтәрелде. Ш.Усманов. Терлекнең баш санын азайтырга булдылар. Мәдәни җомга Азайта бару Акрынлап, аз-азлап азайту. Бурычны азайта бару Азайта төшү Бераз азайту; тагын да азайту Азайтып алу Тиз арада азайту Азайтып бетерү Бөтенләй азайту, акрынлап азайту, бик аз калдыру Азайтып кую Аз хәлгә, азайган хәлгә китерү; алдан ук азайту Азайтып тору Әледән-әле, еш азайту. Бәяләрне күтәреп, реаль эш хакын азайтып торалар Азайтып чыгу Башыннан ахырына кадәр азайту |