АЗ рәв. 1. 1) Саны ким, күләме, микъдары зур булмаган, җитәрлек түгел. – Анасы, чәең аз калган икән инде. – Ник аз булсын: әле яртысы да бетмәгән. М.Фәйзи. Тулпан урманнарын кисеп, тимер юл сызыгы үткәч, аз җирле Тулпан авылы егетләре чит җирләргә, ерак шәһәрләргә таралып беткәннәр. Һ.Такташ

2) Күп түгел, сирәк кенә, берән-сәрән; ара-тирә. Хәким әйтте: «Әгәр сүзендә күбрәк сүзе дөрес булса вә хатасы аз булса, гакыллы дип беләмен», – диде. К.Насыйри. --- һәртөрле гыйльми атамаларны аз куллануыма укучыларым, шаять, гаҗәпсенмәсләр. Н.Исәнбәт

3) Озак түгел, кыска арада, бераз вакыт. Ә тегесе [кыз] аз гына юанды да тизрәк кереп китте. Ә.Еники. Менә аз гына сабыр итегез. Р.Вəли. – Бригадир әйтмәсә дә эшлибез, – диде ат караучы Исхак абый. – Аз гына утырып тор, – дип өстәде. Т.Миңнуллин

4) Бераз, беркадәр. Яңгырдан соңгы аз гына дымсу һава, салкынча ефәксыман, [Гөлшаһидәнең] йөзенә, муенына сарылды. Г.Әпсәләмов. Туташ урыныннан бик аз күтәрелде, күкрәге белән партага ята төште. Г.Ибраһимов. Ясәви аганың аз гына булса да горурланасы, мактанасы килә инде, сизеп торам. Р.Миңнуллин. Зөбәрҗәтнең аларга [балаларга] аз гына да исе китми. З.Фәйзи

5) Чама белеп, чамалап. Аз сөйләшсәң – күп белерсең, күп сөйләшсәң – өзлегерсең. Мәкаль

2. и. мәгъ. Нәрсәнең дә булса кечкенә өлеше; кечкенә нәрсә. Күп тә – бетә, аз да – җитә. Мәкаль. Һәм ни могҗиза: оҗмахка керергә чират торалар. Кәримә дә шунда. Тик хатын-кызлардан бик азлары гына оҗмахка эләгәләр. М.Хәбибуллин. Бары тик бик азлар, сыналган дуслары гына белә Хөсәеннең бу икенче тормышы турында. С.Шәрипова

3. с. мәгъ. Саны, күләме кечкенә; санаулы. Аз малың, күп куанычың булсын. Мәкаль. – Әсәрдә, – ди [Җиһангир], – аз сүз белән безем хатыннарның авыр язмышы ачык күрсәтелгән. Г.Ибраһимов. – Карале, кино башланырга аз гына вакыт калган, ә бу ашап утыра, – диде ул, керә-керешкә үк. М.Кәбиров

4. хәб. функ. Микъдары, көче җитәрлек түгел, тиешле дәрәҗәсеннән ким булу. Безнең ишегалдында минем белән яшьтәш малайлар аз түгел иде. Ә.Фәйзи. Ә Мирзаһитның бу җитәкче эштә тәҗрибәсе аз. Г.Әпсәләмов

Аз азыклы, күп языклы Изгелек запасы аз, гаебе-гөнаһы күп. Аз булса да, күп итеп ал Теләк; бүләк яки күчтәнәч тапшырганда әйтелә. Аз дигәндә Ким дигәндә, кимендә; аз куйганда; минимум. Аз дигәндә, 30 центнерлап чыгар. Казан утлары. Азрак баш-күз алу Берәр мәшәкатьле эштән арынып, бераз тынычлану, иркенәю. Азын күп санап, күбен юк санап Юкны бар итеп, барын күрмәмешкә салынып сөйләү турында. Аз эшли дә күп тешли Эшенә караганда үзенә күбрәк алырга, күбрәк эләктерергә тырышучы кешегә карата



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә