АҖАГАН и. 1) Җәй көне арыш өлгергән вакытта кичләрен, төннәрен бик еракта, офык читендә күренә торган күкрәүсез яшен чаткысы; елдырым. Аҗаган – күкрәвеннән тол калган кысыр яшен. М.Галиев. Офык читендә аҗаган уйнауны халык ышануларында, Тәңре игеннәргә куркыныч янаган угрыларны, явыз затларны утлы сөңгесен атып, утлы камчысы белән көйдерә, дип уйлаганнар

2) Ялт-йолт килеп елдырым уйнауны хәтерләтә торган нәрсә. Кайтышлый өченче цех турыннан узганда, сварка участогы стеналарында ялт та йолт «аҗаган» уйный иде. Н.Хәсәнов

3) тар. Элекке СССРда, хәрби укуларны, сугышчан хәрәкәтләрне хәтерләткән, пионерларның хәрби-спорт команда уены; русчасы: зарница. «Аҗаган» уены аркылы малайлар һәм кызлар армия фәненең нигезләренә төшенәләр, спортка тартылалар, ныклы, сәламәт булып үсәләр. Ялкын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә