АЖДАҺА и. фар. 1) миф. Әкиятләрдә: йөз ел яшәгәннән соң канатланып оча торган, берничә башлы, зур, куркыныч елан. Һәр елны бер вакытта аждаһа килеп, сәмруг кошның балаларын ашап китә икән. Әкият. Аждаһа хан кызын чолгап алган, йоту [максаты] илә авызына таба суырмакта иде. Ш.Мөхәммәдев. Халыкта, елан, йөз ел яшәгәч, аждаһага әйләнә, дигән ышану бар. Татар мифлары

2) күч. Бик явыз, зәһәр кешегә (гадәттә хатын-кызга) карата әйтелә. Йа Аллам! Каршыларында, тешләрен җемелдәтеп, аждаһа ыржая иде. Гыймран! Сөнчәледә генә түгел, күрше авылларда да аткан-аскан, кискән-тураган җәллад Гыймран! Н.Гыйматдинова. Гөлбану бит шул йортка төшәр, шул аждаһаның [кайнананың] кул астында гомер итәр. Мин менә шуннан куркам. Г.Ибраһимов. Артында: «Аждаһа» дип, «Гыйфрит» дип, «Котырган эт» дип тиргиләр иде. Г.Ибраһимов

3) күч. Куркыныч, иләмсез, ниндидер билгесез җан иясе, әкият образы. Вәләкин синең хыялларыңны «сугыш» дигән аждаһа каба да йота. Н.Гыйматдинова

4) күч. Авыр шартлар, кыенлыклар, кысулар. Көн, үзенең бөтен иләмсезлеге, ачлыгы, талаш-сугышлары белән, Габдулланы ашыкмый гына үтерә торган зур аждаһага әверелде. Ә.Фәйзи

Аждаһа кебек (күк) ыжгыра Бик яман итеп сызгыра, усал тавыш чыгара. Халит морза мәйданында аждаһа күк ыжгыра. Ш.Мөдәррис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә