АЖГЫРУ ф. 1. 1) Ярсып, котырынып исү. Апрельләрдә буран гел котыра. Пәри туе булып ажгыра. К.Булатова. Өй түрендә ачы җил ажгыра 2) Нык давыллау, зур көч белән дулкын өермәсе кубару, көчле ташкын булып, котырып килү. Көчле дулкыннар, ажгырып, ярга ташланалар. [Илсөя] Ажгырып килгән дулкыннарга куркусыз ташлана, пошкырына, чәбәләнә. Ф.Яруллин. Артмакташ ягыннан агып килгән кече Эйек елгасы гына, үзенең җәйге ярына сыймыйча, тирәклекләрне басып, язгы ташкында өерелеп-өерелеп ажгыра, дулый. Ш.Янбаев 3) Ыжгыру, сызгыруга охшашлы ыжылдау тавышлары чыгару; бик зәһәрләнеп, усалланып ыжылдау, ысылдау. Егермешәр метрлы газ аеру колонкаларының тып-тын көнне дә колакларны ярырдай булып ажгыруына җил-давыллы буран котыруы өстәлә. Р.Хисмәтуллин 4) күч. сөйл. Ачу белән нәфрәтләнеп кычкыру, зәһәрлеген күрсәтү, җикеренү. Әллә син Ниса апагыз гына миңа ажгыра дип уйлыйсыңмы? М.Маликова. Бары теге Вазих дигән малай гына көлми, Габдулланы ашардай булып, ажгырып торды-торды да: – Әһә, синең шундый гадәтең дә бармыни әле? – дип кычкырды. Ә.Фәйзи 2. ажгырып рәв. мәгъ. 1) Ярсып, көчле дәрт, теләк белән (кеше турында); гайрәтен баса алмыйча, атылырга әзер булып (ат турында). Янып, ажгырып тора егетең. Р.Ишморат. Малайлар ажгырып торган атларны тынычландырырга тырышалар. И.Гази 2) Түземсезләнеп, ашкынып. Атлар, бәйге якынлашканны тоеп, ажгырып тыпырдашалар 3) Ут чәчеп, ут бөркеп. Ажгырып торган амбразурадан берничә адымда Газинур кинәт тукталып калды. Г.Әпсәләмов 4) Зур тизлек белән, өермә кубарып. Менә бераз вакыттан, ажгырып, аждаһа килеп тә җиткән. Әкият 5) Куркыныч итеп кычкыртып, көчле сызгыртып. Поезд, ажгырып, көнчыгышка таба чаба. М.Әмирханов Ажгыра башлау Ажгырырга тотыну. --- әле, ажгырынып, бүре улаган тавышлар чыгара, әле җен алмаштырган бала шикелле елый да тагын үкерә, тагы сызгыра, тагы ажгыра башлый иде. Г.Исхакый Ажгырып алу Бераз ажгыру Ажгырып тору Бертуктаусыз, әле, сөйләү моментында ажгыру. Бөтен авыл «җир» дип ажгырып тора ич. И.Гази |