АЕРЫ’-ЧӨЕРЕ рәв. Төрлесе төрле урында, һәркайсы үзе генә, аерым. Юлда аеры-чөере аунап яткан бүрәнәләр күренә ◊ Аеры-чөере килү Таркалып һәм чуалып бетү, һәркайсы үзенә аерым эшләү. Аеры-чөере китерү Таркатып һәм чуалтып бетерү, аерым-аерым эшләү. Алар бу эшне, аеры-чөере китереп йөртмичә, берьюлы тәмамларга карар биргәннәр иде. Ш.Маннур |