АЕРЫМЛЫК и. 1) Аерма, аермалык. Аерымлыкларның бер төрлесе күрше рус сөйләшләренең о-лаштыра торган булуы белән аңлатыла. Лексикология һәм лексикография мәсьәләләре 2) Башкалык, үзгәлек. Галим ике төркем телләр арасындагы кайбер лексик аерымлыкларны күрсәтә. Х.Мәхмүтов. Рәссамнарның тормыш, иҗатларында аерымлыклар да юк түгел. Шәһри Казан 3) Әйбернең яки затның башкаларга охшамаган булуы, үзенә хас сыйфаты, асылы. Читтән караганда, татарларның һәм башка мөселманнарның үз-үзен тотышындагы аерымлыклар һәрвакыт күренеп тормый, ә инде бу мохитне якыннанрак белсәк, аерымлыклары искиткеч зур булып чыга. С.Хәким. Әйе, бер елдан охшашлыклар яки аерымлыклар аныграк күренер. Г.Галиева |