АЕРЫМЛАНУ ф. 1. Берәр үзенчәлекле сыйфат белән башкалардан аерылып тору, башкаларда булмаган нинди дә булса сыйфатка ия булу. Ул чагында Татарстан белән Русия тарихы объектив рәвештә каршы куела түгелме соң? – Бу билгеле бер шартларда изоляциягә һәм аерымлануга этәрмәсме? Мәдәни җомга 2. аерымланган с. мәгъ. грам. Үзенә караган җөмлә кисәгеннән ераклашып, логик басым һәм интонация белән әйтелгән. Җөмләнең аерымланган кисәге. Аерымланган хәл Аерымлана башлау Аерымлануы сизелү, күренерлек булу. Константин I нең шушы шәһәрне салырга керешүе белән Византия Рим империясеннән аерымлана башлый. К.Гыйззәтов Аерымлана бару Торган саен ныграк аерымлану. --- бүленеп чыгудан соң бик күп вакытлар үтү сәбәпле, әлеге төркемнәрнең телләре дә бер-берсеннән аерымлана барган. Н.Фəттах Аерымлана төшү Тагы да күбрәк аерымлану; бераз аерымлану. --- «үсү – үсеш», «яшәү – яшәеш» кебек сүзләрнең даими кулланылышы нәтиҗәсендә, аларның мәгънәләре тагын да конкретлаша, аерымлана төшә. Ф.Сафиуллина Аерымланып бетү Бөтенләй (тулысынча) яки барысы да аерымлану Аерымланып җитү Тәмам, ахырга кадәр аерымланган хәлгә килү. Аларның [әкият белән табышмакның] уртак исеме «йомак» фольклорның бик борынгы чордагы синкретик хәлен, ягъни жанрларның аерымланып җитмәгән чорын чагылдыра. Л.Җамалетдин Аерымланып китү Кинәт, билгеле бер моменттан соң, нинди дә булса сәбәп белән аерымлану. Төрки телләрендә «з ~ р» авазларының бер уртак аваздан аерымланып китүе шундый борынгы заманнарга карый ки, нилектән алай булганлыгын ачыклап бетерү дә кыен. Ф.Сафиуллина Аерымланып тору 1) Әледән-әле, еш аерымлану 2) Билгеле бер үзенчәлек белән аерымлану яки аерымланганы ачык булып күренү. Ләкин аның икенче яртысы мануфактура җитештерүнең үсешендә аерымланып тора. С.Алишев. Шулай да иҗади эзләнүләрендә берничә юнәлеш аерымланып тора. Ә.Закирҗанов Аерымланып чыгу Билгеле бер үзенчәлекләре белән аерымланып аерылу. Татар телендә, мәсәлән, гомумтөрки (хәтта гомумалтай) чорында ук башка телләрдән алынган сүзләр дә, борынгы төрки телләр чорында алынганнар да, татар теле үзе аерымланып чыккач, башка телләрдән кергән сүзләр дә бар. Р.Әхмәтьянов |