АЕРЫ’М-АЕРЫМ рәв. 1) Һәрберсен аерып, берәмләп, берәм-берәм. Маратның һәркемгә аерым-аерым игътибар бирүе төркемне дә сагаерга мәҗбүр итте булса кирәк. З.Фәйзуллин. Мәсьәләләрне аерым-аерым тавышка кую 2) Берәрләп, ялгыз. Әмма китап бер дә мактамый шул Аерым-аерым дөнья куганны. Н.Әхмәдиев. Кышлаганда, ата һәм ана кошлар аерым-аерым яши. Кызыклы физиология. Аерым-аерым үткән җәяүлеләр күзгә ташланды. Казан утлары 3) Берәр-берәр итеп, берәмләп. Малайлар капчыкларның һәрберсен аерым-аерым күтәреп ташыдылар. И.Гази 4) Махсус, аерып алып. Сумманы нинди дә булса санга бүлү өчен, һәр кушылучыны аерым-аерым бу санга бүлү һәм чыккан өлешләрне кушу җитә. Арифметика. Бригадир һәр күчне аерым-аерым үлчәп чыкты |