АЕРЫМ с. 1. Башкалардан аерылып торган, үзенә бер. Тузганакның сары башчасы аерым чәчәк түгел, ә тулы бер чәчәкләр төркеме ул. Л.Ихсанова. Үсемлекчелекнең төп продукциясе, һичшиксез, аерым культуралар (бодай, арпа, солы, карабодай) буенча исәпкә алына. Социалистик Татарстан. Акрынлап, аерым төр үсемлекләрнең үзлекләре һәм авыруларны дәвалау ысуллары турындагы белемнәр буыннан-буынга күчә барган. Е.Солодухин 2) Махсус билгеләнгән, үзенә башка. Ничектер, бала тәрбияләргә аерым вакыт юк иде. М.Мәһдиев. Аерым цензордан матбугат эшләренең Казан инспекторы дәрәҗәсенә күтәрелгән Пинегин Баш идарәгә яңадан мөрәҗәгать итә. Р.Әмирхан. Шагыйрьнең [Г.Кандалый] «Мәгъшукнамә» дип исемләнгән әсәре, авторы күрсәтелмәгән хәлдә, аерым китап рәвешендә ике мәртәбә басылып чыга. М.Усманов 3) Башкалар белән бергә түгел. Башта аерым җырлар җырланды, шуннан соң сәхнәгә ефәк күлмәктән зифа буйлы бер кыз килеп чыкты. М.Фәйзи 4) Үзенә бер төрле, үзенә генә хас, үзенчәлекле, аңа гына характерлы. Анда ирләр – озын буйлы, эре тешле, кап-кара кашлары килеп кушылган үзенә бер аерым кешеләр. М.Мәһдиев. Бу кошларның һәрберсе кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән, кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган. М.Мәһдиев. Һәркемнең үзенә аерым ләззәт тапкан шөгыле буладыр 5) Берүзенә генә, уртак булмаган. Кызлары шикелле каршы алырлар сине. Үзеңә генә аерым урын әзерләрләр ---. Ә.Еники. Билгеле, безгә – балаларга – аерым спектакль куеп маташмыйлар, керә алган кеше кич белән зурларга ияреп керә. Ф.Яруллин 6) Кайбер, арадан берсе. Аерым кешенең хокукы, дәрәҗәсе хакында фикер тугач, аның шәхси бәхете мәсьәләсе дә шул ук эзләрдән бара. М.Усманов. Аерым кешеләр генә түгел, бөтен иҗтимагый тормыш бер идеалсыз бара алмый. Казан утлары 7) Хосусый, коллектив эшчәнлектән читтә булган. Аерым хуҗалыктан китереп берләштергән бөтен атлар дип әйтерлек язгы ташу вакытында ачлыктан кырылып беттеләр. М.Мәһдиев 2. рәв. мәгъ. 1) Һәркайсы үзе генә, аерым-аерым. Иртән апаң белән аерым утырып ашадык. Сөйләшү юк. Калган аш, каткан ипи, салкын чәй. М.Мәһдиев 2) Нинди дә булса бер максат белән, махсус. Һәр эшләгән эшенә аерым түләмәсәң, табарсың аның белән уртак тел. Ф.Яруллин. Ул минем белән аерым саубуллашты 3. аерым алганда кер. сүз функ. Бигрәк тә, аеруча, хосусан, аерып алып әйткәндә, атап әйткәндә ◊ Аерым оя кору Үз йортын, үз хуҗалыгын булдыру |