АЕРЫЛЫШУ ф. 1. 1) Бер-береңнән аерылу, бергә булудан туктау, икесе ике якка китү. Без, бер-беребездән ераклаштык – сукмакларыбыз аерылышты. Ә.Еники. Аһ, яңадан кайтарасы иде Аерылышу дигән мизгелне. Ш.Маннапов. --- Гафур Хөсәенгә кул болгады, тегесе башын иде, шуның белән аерылыштылар да. Г.Шәрипова. 1931 елда без аерылыштык. Тәннәребез түгел, җаннарыбыз аерылып, атаем Аксалны [айгырны] колхоз көтүенә илтеп кушты. М.Кәрим. Бу җырдан сугыш, аерылышу, кавыша алмау фаҗигасе ургылып чыга иде. М.Мәһдиев

2) Кем беләндер аралашудан, очрашудан туктау; ара бозылу, дуслык бетү. Аерылышу шушы була икән инде, Тик соңыннан гына аңладым. Җыр

3) Рәсми рәвештә никахны туктату, гаилә мөнәсәбәтләре өзелү. Сине бик каты яратканын белмәсәм, хәзер үк аерылышыгыз, дип әйтер идем дә, гөнаһтан куркам. М.Мәһдиев. Алар бергә укыганнар. Башта әти өйләнгән, аннары ул [әни] кияүгә чыккан. Ләкин озак тора алмаган, аерылышканнар. М.Хәбибуллин. Кытайда, Һиндстанда да «аерылышу» дигән нәрсә бик аз яки бөтенләй юк. М.Әхмәтҗанов

4) Каршы килгәндә, бер-береңә юл биреп тайпылу. Юл биреп аерылышу

5) күч. Нәрсәдән булса да ераклашу, китеп бару. Менә туган җирем белән аерылышу сәгатьләре дә якынлаша. А.Хәсәнов

2. и. мәгъ. к. аерылыш (2 мәгъ.). Чит-ят җирләрдә, бөтенләй диярлек таныш булмаган кешеләр янында, аерылышулар икеләтә моңсу һәм йөрәк өзгеч тоела. Казан утлары

Аерылышып алу Кыска гына вакытка аерылышу

Аерылышып бетү Тәмам, бөтенләй аерылышу. Безнең хәзер төп максатыбыз берләшү булырга тиеш. Болай да таралып, сибелеп беткән халкыбызны бөтенләй таралышып, аерылышып бетүдән саклау. Р.Миңнуллин

Аерылышып йөрү Әле, хәзерге вакытта аерылышу белән мәшгуль булу. Шушы яшьтә судларда аерылышып йөрүләре оят ич инде. К.Кәримов

Аерылышып китү Көтмәгәндә, уйламаганда, кинәт аерылышу. Авылдашлар Барый, Әкмал окопларында калды; Аерылышып киткән чакта кайнар яшьләрем тамды. Бәет

Аерылышып кую Алдан ук аерылышу; кинәт аерылышу. Юк, юк, нишләп мыскыл итим. Яшь вакытта була торган ул. Аерылышып та куясың. Ш.Камал

Аерылышып тору 1) Бертуктаусыз, еш аерылышу

2) Әлегә, вакытлыча аерылышкан булу. Бер-беребезнең кадерен белү, ныграк ярату өчен, аерылышып тору, бәлки, кирәктер дә. З.Хәким

3) Аерылышкан хәлдә яшәү. Аерылышып торган дүрт ай ярым вакыт эчендә, тәмуг утыннан кайткан Мифтахны танырлык та түгел иде. Ә.Салах. Ни әйтсәң дә бер атна аерылышып тордык ич! Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә