АЕРЫЛГЫСЫЗ с. 1) Аерылмас, какшамас, нык. Нинди генә бизмәннәр белән үлчәсәк тә, халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап, беренче буларак оран салган бу басманы рухи мирасыбызның асыл һәм аерылгысыз бер өлеше дип танырга тиеш булабыз. Р.Әмирхан. Илечко көлемсерәп башын чайкый: «Әгәр үз халкыңның тарихи юлын ачарга теләсәң, иң беренче нәүбәттә, гарәп телен өйрәнергә, халкыңның аерылгысыз өлеше булган Коръәнне гизеп чыгарга кирәк», – дип кабатлый. А.Гыйләҗев 2) Аерылмый, бүленми торган. Изге таулар, биеклекләр, биек ялгыз агачлар да «җир-су» культының аерылгысыз бер өлеше булган. Г.Дәүләтшин. 20 нче – 30 нчы елларда татар әдәбият белеме фәне дөнья әдәби фикер хәрәкәтенә актив кушылып, аның аерылгысыз бер өлеше буларак үсте. Э.Галиева |