АЕРЫ с. 1. 1) Ике якка аерылып торган, аерым-аерым торган. Зур гәүдәле, аеры сакаллы солдатның кулына сарылган урта яшьләрдәге хатын такмаклап еларга тотынды. Н.Исәнбәт. Аеры таҗ яфракчыклы чәчәк 2) Аерып торган, чатлы, ябе булган. Учакта – аеры башлы ике казык башындагы аркылы агачка асып куелган зур казанның астында – коры чыбык-чабык яна. Ш.Камал 2. рәв. мәгъ. Аерым-аерым; берәм-берәм; үзе генә. Ана сөтен аеры имә Бала, игез булмаса. Дәрдемәнд. Бу авыл – зур юлдан читтә, тискәре якта. Шулай да ул олы дөньядан аеры яшәмәде. Мирас ◊ Аеры сүнгән Даны-шөһрәте беткән, дәвере үткән |