АЕРУ’ЧА рәв. 1. 1) Бик, бигрәк тә; күбесенчә, барыннан да бигрәк. Менә шул дүрт мәсьәлә турында Туфан аеруча ялкын, дәрт белән яза. Г.Нигъмәти. Аеруча салкын төннәрдә агачлар шарт-шорт итә, әйтерсең мылтык аталар. Г.Әпсәләмов. Болгар һөнәрчеләренең осталыгы аеруча соңгы елларда булган археологик ачышларда күренә. Г.Дәүләтшин

2) Махсус; кемгә яки нәрсәгә хас булганча. Газинур Павел Ивановичны аеруча хөрмәт итә иде. Г.Әпсәләмов. Ләкин гомумән түрәлектән түгел, ә түрәлекнең аерым бер, аеруча ләззәтле бер мизгелендә яшәреп, сафланып китәләр алар. М.Мәһдиев

3) Башкалардан аерып, махсус, атап. Аныңча, Нәфисәнең яулыгы өстеннән башын бәйләгән киң зәңгәр тасмасы йөзенә аеруча бер нәзакәт өсти кебек. Г.Бәширов. Илдар, әллә инде сөйләгәнен онытып, әллә аеруча яратып, бу җирен кат-кат сөйли. Г.Гобәй. Нәүбәт өченче папкага җитте. Закуан анысын аеруча кадерләп, аеруча саклык белән күкрәгенә кысты. Ф.Яруллин

4) Нык, каты, көчле итеп. Ул заманда ике төрле чир – чахотка белән тиф – яшьләрне аеруча кырды. Ә.Еники

2. кер. сүз функ. «Бигрәк тә», «барыннан да элек» кебек сүзләрне алыштырып, бүлеп алынган өлешкә атап басым ясарга кирәк булганда әйтелә. Шуның өстенә тагы Зарифулла үз хуҗалары каршында, аеруча яшь хуҗа Хисами каршында, колларча бирелгәнлеге белән дә аерыла иде. М.Гали. Табигать яз көне, аеруча май аенда, матур булучан

3. с. мәгъ. Аерата, үзенә бер, аерылып торган. Аеруча сизгерлек күрсәтү. Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен бүләкләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә