АЕРУ ф. 1. 1) Нинди дә булса бер бөтенне яки тоташ нәрсәләрне өлешләргә, кисәкләргә бүлү. Калган бу токым катнашмаларын аеру өчен, рудага флослар --- кушалар. Химия 2) Бер-берсеннән аралау, кубару. Шул мәче баласы, гадәттәгечә, аягыма килеп ябышты. Шундый нык ябышты, аерып алыр хәл юк. Көч-хәл белән аердым үзен. Г.Шәрипова 3) Янәшә торган берничә кешене яки әйберне бер-берсеннән ераграк арага күчерү. Бераздан мине бу төркемнәрдән аердылар. М.Мәһдиев. Гаҗәп сагышлы, моңлы ишетелә шул чакта кичке азан! Гүя фани дөньядан аера ул сине. Ә.Еники 4) Бербөтеннең аерым кисәген бүлеп алу, төркемнән берничәсен бүлеп күрсәтү. Минем суверен Татарстаннан икәнне, шигырьләремне татар телендә язуымны аерып әйткәннәр икән. Р.Миңнуллин. Көтүдән ун елкыны аеру 5) Як-якка этәреп ара ясау, ачыклык барлыкка китерү, юл яру. Йөгереп барып терәлүгә, Зөлфия, ике дә уйлап тормыйча, читән ботакларын аерып башын тыкты. М.Мәһдиев. Кешеләр төркемен аерып, алгарак чыгу 6) Читләштерү, ераклаштыру, якын мөнәсәбәтләрне бетерү, аралаштырмый башлау. Динне дәүләттән аеру, теләгән һәм, иң мөһиме, аңлаган, кабул иткән кешеләргә дәһрилек, ягъни атеизм юлын сайлау хокукы бирелү – ул да чорның --- котылгысыз таләбе иде. М.Госманов. [Мөхәммәт] Урманчы кызы Гөлчәчәкне, урманыннан аерып, шәһәргә алып китү турында хыялланам. З.Хөснияр. Бигрәк тә әтием моны кичермәячәк һәм хөкеме каты булачак аның!.. Иң әүвәл ул мине Салихтан аерачак. Ә.Еники. Юк, ул дөнья Әмирханны – үзенең кымызлы Дәүләкәненнән, мине фәкыйрь, тыйнак Казан артыннан, бәрәңге бакчаларыннан, чикерткәләр моңыннан аерган. М.Мәһдиев 7) Нәрсәне дә булса сыйфаты, кыйммәте буенча төрләргә, сортларга бүлү. Мин аларны [депутатка бирелгән йомышларны], сортларга аерып: монысы – мөһим, монысы чүп кенә, дип карамыйм. Т.Миңнуллин. Тамга салучы агачларның сортларын аера белергә, аларны бутамаска тиеш. Ботаника. Йомыркаларны эрелегенә карап аеру. Ашлыкны сортларга аеру 8) Нәрсәнең дә булса асылын яки кирәкле бер эчке сыйфатын таный белү. Тик байлыкны аера белергә кирәк. Менә синең йомшак, ягымлы тавышың, шушы сизгер бармакларың – минем өчен зур байлык. Ә.Еники. Матур ак кәүсәле каенны кыш көне дә башка агачлардан җиңел аерып була. Ботаника. Әни… Бишектән алып бүгенге көнемә кадәр җил-яңгырдан саклап, яхшыны – яманнан, савапны гөнаһтан аера белергә өйрәтүче якын кешем. Сөембикә 9) Нәрсәнең дә булса бөтенлеген бозу, бер кисәген ертып алу, умыру, өзү (кәгазь, тукыма һ.б.ш. әйберләр турында). Күлмәкнең итәген урталай аеру 10) Орлык, җимеш һ.б.ш. кебек бөртекле ризыкларны чүбеннән арындыру, чистарту. Маһи әби, каравылчыны каргый-каргый, күлмәк итәгенә җиләген салып, чүпләрен аера. М.Гали. Ашлыкны кибәгеннән аеру 11) Бал кортларының күбәюе, ишәюе сәбәпле, аларны аерым оя итеп бүлеп чыгару. Гаяз умартачыга кортлар аерырга булышты. И.Гази. Кортлар, үз өйләренә генә сыеша алмыйча, аерырга тотындылар. Ф.Яруллин 12) Химик матдәләрне аерым состав өлешләренә таркату. Нефтьне термик ысул белән аеру. Химия 13) Аерым билгеләр буенча кешенең кем булуын яки предметның кемнеке яисә нинди төрдән булуын тану, белеп алу. Карчык бусаганы атлады да кулларын алга сузып туктады: – Килен… Берәрегез өйдәме? Күзләрем аермый! Г.Ибраһимов. Әмма, исемнәрен ятласам да, үзләрен аеруы авыр. Үзләрен бутыйм, исемнәрен бутыйм. Ф.Яруллин 14) Нәрсәне дә булса гаделлек белән үзара бүлешү, уртаклашу. Кот килмәгән көндә бар тотканны өйгә алып кайтабыз. Монда тамак аермыйбыз. М.Кәрим 15) Ир турында: хатын белән никахны бозу. Шәйхразый Мирвәлине чакыртты: «Сиңа ике генә юл – я уйнашчы өтегеңне бүген үк талаклап аерасың, я аның белән өйдән чыгып китәсең». А.Гыйләҗев. Сез ни теләсәгез шул булыр, китап кушса, үз хәләл хатынымны, аерып, сезгә бирергә риза, калганын үзең кара инде, хәзрәт. К.Тинчурин 16) Чәч юлы ясау, толымнарга бүлү. Чәчен ике толымга аерып үргән 17) Нәрсәне дә булса тоташтырылган, эләктерелгән урыныннан ычкындырып җибәрү. Вагоннарны паровоздан аеру 18) Баланы, шулай ук яшь бозауны, колынны, бәрәннәрне һ.б.ны имүдән туктату. Яшь баланы имчәктән аеру 19) Нинди дә булса хәлдән йолып калу, яклау 20) Сугышып яки бәхәсләшеп торучыларның арасына кереп, сугышудан яки бәхәсләшүдән туктату, аралау. Ул арада зурлар катнашып, безне аердылар, кем кыйнады моны, дип тикшерә башладылар. Г.Ибраһимов 21) Җәю, киң итеп як-якка җибәрү (кул, канат, аяк турында). Аякларны аерып басу 22) Тиз аңлап, төшенеп алу. Караңгыда кем килгәнен тиз генә аермау 23) Кемне дә булса төрле шөгыленнән туктатып өзеп тору, бүлдерү, игътибарын башкага тарту. Сөләйман абый, мин сезне шулкадәр яхшы сөйләшеп утырган җирегездән аердым бугай. Ф.Әмирхан 24) Тигез күрмәү, кыерсыту, читкә кагу. Кеше аеру 2. аерып рәв. мәгъ. 1) Нинди дә булса аерым бер максат белән атап, хаслап, басым ясап. Алдынгыларны аерып бүләкләү 2) Эштән азат итеп, бушатып. Укучыларны, дәрестән аерып, шәһәргә җибәрергә рөхсәтем юк. З.Фәйзуллин 3) Тиешен бүлеп алып. Рәүфәне полный йорт-җир белән аерып чыгарырга ясаганнар бит. А.Шамов 4) Кушмыйча, ике сүз итеп (язу) 5) күч. Аңлаешлы, ачык итеп, бәйнә-бәйнә. Кайтыр булсаң, аерып яз, каршы алырбыз 3. аерып алганда кер. сүз функ. Аеруча, бигрәк тә, атап әйткәндә Аера башлау Аерырга тотыну. Җәйгә чыгуга, кортлар аера башлар. Яңа умартага менә шул күчләрне ябарбыз. Ф.Яруллин Аера төшү 1) Бераз аеру 2) Икегә аеру; бераз бер-берсеннән ерагайтып, аерылган хәлгә китерү. Янәшә үскән куакларны аера төшү Аерып ату 1) Искәрмәстән, кинәт аеру 2) Кискен хәрәкәт ясап, нәрсәне дә булса тартып, кисеп өзү Аерып бару Даими, системалы рәвештә аеру эшен башкару Аерып бетерү Тулысынча аеру. Колак ишетә алмаган ультрадулкыннар, күз аерып бетермәгән төсләр, төсмерләр бар. Ш.Галиев. Ашлыкны чүптән аерып бетерү Аерып җибәрү 1) Аз гына, бераз гына аеру 2) Бөтенләйгә аеру, мөнәсәбәтләрне тулысынча өзү. Карале, минем таныш бер иргә сөйләгәннәр иде: авырып киткән хатынын ике баласы белән аерып җибәргән дә, үзе яшь, тазаны алып кайткан. М.Мәһдиев Аерып йөрү Әле, хәзерге вакытта, сөйләү моментында аеру. Гап-гади эчкече бит бу, әллә нинди әкиятләр сөйләп, кешене эштән аерып йөри. Р.Сәгъди Аерып кую Алдан ук аерылган хәлгә китерү. --- ул чырай – парафин чырай, беренче секундта ук үзеннән сине, залны, аудиторияне аерып куя. М.Мәһдиев. --- урып җыюга әзерләү чаралары мондый төп операцияләрне үз эченә ала: машиналарның өзлексез эшләвен читенләштерә алырдай комачаулыкларны ачыклау һәм аерып кую; басуларны билгеләү һәм аерым кишәрлекләргә бүлеп чыгу ---. Урып җыю машиналары. Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. Казан утлары Аерып ташлау к. аерып ату Аерып тору 1) Даими, һәрвакыт аеру. Кортлар үрчеп, аерып торалар. Ф.Яруллин 2) Әле, хәзерге вакытта аерган булу. Биек яр итәге белән кояш нурлары качышлы уйнагандай елык-елык балкып аккан елганы комлы үзәнлек аерып тора. Ф.Сафин Аерып чыгару 1) Бер-бер артлы аеру, һәрберсен берәм-берәм аеру. --- фәлсәфи-эстетик концепцияләрне, дөньяның сәнгатьчә чагылышын, образлар системасындагы үзенчәлекләрне аерып чыгару омтылышы ясала. А.Шәмсутова 2) мат. Нинди дә булса санның тамырын табу Аерып чыгу Бөтенесен дә бер-бер артлы аеру, һәрберсен берәм-берәм аеру |