АЕ’РМАЧЫК рәв. 1) Бик ачык, ачыктан-ачык, төгәл. Басу ягыннан, аермачык булып, көтүченең чыбыркы шартлатканы ишетелә. Г.Бәширов. Ай шундый якты, Зөһрә кызның көянтә-чиләкләре аермачык күренә. Г.Гобәй. Ул чуар күбәләкләрнең иртәнге биюләрен һәм куаклыктагы пәрәвезләрдә, энҗе бөртекләре кебек, чык тамчыларының ялтыравын аермачык күрә. К.Нәҗми 2) Анык, аңлаешлы итеп. Сөйлә әйдә, аермачык кына. Ш.Камал. Аның аермачык булып ишетелгән беренче җөмләсе үк Мирсәетнең колагын үрә торгызды. Р.Мөхәммәдиев |