АЕРМАЛЫК и. Үзгәлек, башкалык, аерма. Менә сиңа тагын бер аермалык, аермалыкның да ниндие, --- дигән уйлар белән, Зәйтүнә Аниясен үз янына алып сөйләштерә башлады. Г.Галиева. Казакъ даласы аның тел-стиль чараларына, сурәтләгән мохитенә дә казакъ ягы сулышын өсти, башка әдипләрдән аермалык китереп кертә. Г.Ахунов. И.Таһиров --- аның [Солтангалиевнең] үз милләттәшләре арасындагы сыйнфый аермалыкларны гына түгел, ә сыйнфый капма-каршылыкларны да исбатлавы турында яза. Казан утлары 2) Туры килмәү, аерымлык (үлчәүдә, санда һ.б.ш.да). Базарга кергәч үк, товар бәяләрендә аермалыклар күзгә ташлана. Мәдәни җомга |