АЕРМАЛЫ с. 1) Аермасы булган, башкаларга охшамаган, үзгә, башка. Каенанам, әнисеннән күп аермалы буларак, «туфрагы» бик уңдырышлы хатын булып чыга. Г.Галиева. Менә бу кәгазьдә, моңа чаклыларыннан аермалы буларак, сезнең намусыгызга энә очы зурлыгы да кара тап төшермәгән нәрсәләр язылган. С.Поварисов. Татарстан авылларыннан аермалы буларак, йорт артларында бәрәңге бакчалары юк, алар каядыр читтә, басуда икән. Сөембикә 2) Тармакланып киткән, аерылып киткән (мәс., юл, сукмак) 3) мат. Алу гамәле нәтиҗәсендә барлыкка килгән (сан турында). Аермалы саннар |