АЕРМА и. 1) Аермалык, башкалык, үзгәлек. Әйтик, «Тәфтиләү» бар, «Алмагачлар» бар, икесе дә пентатоникага нигезләнгән, ә аермалары нинди! Ә.Еники. Укучыларның буй-сынында гына түгел, хәтта үз-үзләрен тотышы белән хәрәкәт-йөрешләрендә дә аерма күзгә бәрелерлек. З.Фәйзуллин. Күзәнәкләр арасындагы аерма микроскоп аша караганда яхшы күренә. Ботаника

2) Капма-каршылык: контраст. Бигрәк тә дин һәм милләт аермасы, күп кенә очракта, гашыйкларны әнә шундый фаҗигагә китерә дә. Ә.Еники. Гали белән Вәли арасында зур аерма – тормышка төрлечә карауларында. М.Гафури. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре сатып ала торган техника, ашлама бәясе алар үзләре сата торган бәяләрдән 1,5 –2 тапкыр югары. Инде хәзер бу аерма 7 – 8 тапкырга җитте. Ф.Зыятдинов

3) Туры килмәүчелек, аермалык (үлчәүдә, санда, исәптә, яшьтә һ.б.да). Яшь аермабыз шактый булуга карамастан, без аның берлән бертуганнар шикелле якыннар идек. К.Латыйп. Тик бер нәрсә генә Мостафинның эчен кыра, ул да булса – яшь аермасы. Ә.Еники. Абый, бәләкәй чагыннан ук, юаш, күндәм булгач, яшь аермасы, ничектер, сизелми иде. М.Кәрим. Яшь ягыннан аермабыз зур түгел. Аерма тик шунда гына: Шәфикъ үсә муллыкта, «индук» малае – фәкыйрьлектә. К.Миңлебаев

4) Нәрсәнең дә булса тармакланып, аерылып киткән урыны (мәс., юлда, сукмакта). Тот та аермадан сулга каер, авылның аргы башында мин үзем каршы алырмын. Ф.Хөсни. Аннары, бездән ерак түгел, юл аермасында туктап, кая барырга белми торган берәр атлы юлаучы --- кая да булса берәр авылга китәргә юл сорый. М.Гали. Тик Сафа бабай гына: Башта бик каулама, аерманың бу ягына чыккач, кызганма, нык сук! – дип, кат-кат әйтеп калды. Г.Ибраһимов

5) Чәчне ике якка тараганда яки толымлап үргәндә, маңгайдан – түбәгә, түбәдән муенга кадәр калган ачык юл; чәч юлы

6) мат. Ике санның зуррагыннан кечерәген алу гамәле башкарганда барлыкка килә торган сан. Уннан җидене алсаң, аерма өч кала

7) Зурлыкларны, массаны чагыштыру нәтиҗәсе. Квадратлар аермасы. Прогрессив аерма

Аермасы берсе кара, берсе кашка Икесе дә бер җенес, затлары бер, аермасы тыштан әһәмиятсез нәрсәдә генә, димәктән. Аермасы – җир белән күк арасы Ике кеше, ике эш, ике әсәр, ике нәрсәнең бер-берсеннән сыйфатча аермасы бик зур, бик ерак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә