АЕРГЫЧ II и. лингв. Предмет төшенчәсен атаучы сүзгә ияреп, шул предметның билгесен, үзлеген, санын һәм кемгә (нәрсәгә) каравын белдергән җөмлә кисәге, атрибут. Тезмә җөмләләрдә аергыч үзенең аерылмышыннан соң килергә һәм аерымланырга мөмкин. К.Сабиров. Билгеле әйберләрне, кешеләрне атаучы сүзләр белән бирелсәләр, аергычлар, күбесенчә, иялек килешендә булалар. Татар синтаксисы |