АЕРГЫЧ I и. 1. 1) махс. Каталогларда тупланган карточкалар арасына куела торган бүлгеч 2) а. х. Бөртекле ашлыкны сортларга аера торган машина. Орлык аергыч сатып алу 3) махс. Пычкы тешләрен аера торган корал. Аергыч ярдәмендә пычкы тешәү 4) махс. Югары вольтлы электр чыбыгында ток агымын өзә һәм ялгый торган аппарат. Автомат аергычтан файдалану 2. с. мәгъ. 1) Аерып, бүлеп тору өчен билгеләнгән. Аергыч карточкалардан файдалану 2) махс. Өзеп-ялгап торган. Аергыч клапан 3) күч. Башкалардан аерып торган, үзгә. Төрки кабиләләрнең, байрак-әләмнәрдән тыш, тагын дүрт төрле аергыч билгеләре булган: алар кош, агач, тамга һәм оран. Р.Әхмәтьянов |