АЕРГЫСЫЗ с. 1. 1) Бер-берсеннән аерып алгысыз, нык береккән (мәс., чылбыр буыны, бау, төрле җеп кисәкләре һ.б.)

2) Аерып булмый торган, бердәй, бер үк төсле. Рекламадагы гүзәлләрдән аергысыз бу Гүзәл. Ш.Галиев. Өнме, төшме – аергысыз... Ә.Исхаков

3) күч. Бүленми, таркалмый торган; бербөтен тәшкил итә торган. Хезмәт һәм бәхет – аергысыз нәрсәләр

4) күч. Нык, ышанычлы, какшамас. Аергысыз дуслык хисләрен йөрәгеңдә саклау. Аергысыз хезмәттәшлек

2. рәв. мәгъ. күч. Аерып алмаслык итеп, нык берегеп. Икътисади яктан аергысыз бәйләнгән булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә