АЕЛ и. 1) Ыңгырчакның һәм иярнең ат корсагы астыннан алып эләктерә торган каеш бавы, киндер тасмасы. Ләкин дуламады егет, ял асларын карап, аелны бераз йомшартты. Г.Ибраһимов. Аелны каты тартып бәйләгәндә, ала айгыр бөтенләй шашты. Г.Ибраһимов 2) Аяк киемендә: каешны беркетеп куя торган җайланма; прәшкә. Туфлиемнең каешын эләктерә торган аелы бозылган. Г.Галиев |