АЕКЛЫК и. 1) Аек булу хәле, исерек түгеллек. Бу кеше миңа эчеп исергән адәмнәр арасындагы бердәнбер аек кеше шикелле күренә һәм үзенең шул аеклыгы белән минем исереклегемне оялта иде. Ф.Әмирхан 2) Төпле фикерлелек, уйлап эш йөртүчәнлек. Ата-анага мәрхәмәт, олыларга карата ихтирам, аеклык, сабырлык һәм башка шушындый әхлакый сыйфатлар шул ук вакытта нәфасәтлелеккә дә ия. К.Гыйззәтов |